Әлмәтлеләр -Зәй сәхнәсендә

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Әлмәтлеләр -Зәй сәхнәсендә
 
Кичә Әлмәт татар дәүләт театры зәйлеләргә ике спектакль тәкъдим итте: көндез балаларга "Акбай һәм сарык малае" тамашасы, кичен өлкәннәр өчен "Студентлар" спектаклен күрсәтте. Соңгысы республиканың барлык сәхнәләрендә диярлек, тулы залларда уйналган. Хәзер спектакль яңа форматта һәм яңа артистлар составында бара. Вакыйгалар студентлар тормышына багышланган.
Театр зәйлеләр белән тыгыз элемтәдә тора, чөнки театрның әйдәп баручы артисты - якташыбыз Фоат Зарипов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International