Аңлату эше башланды

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Аңлату эше башланды
 
Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды.
Киңәшмә шәһәр-районда соңгы ике атнада оператив хәл торышын анализлаудан башланды. Бу турыда эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин сөйләде.
ГРЭСның 9 айда эшчәнлеге турында директор Әнвәр Хаҗиев чыгыш ясады. Быел-ның 9 аенда станция 7 миллиард 145 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе җитештергән. Ел ахырына ул 9 миллиард киловатт-сәгатьтән артырга тиеш.
- Системалы хезмәтләр күрсәтү базарында Зәй ГРЭСы көчле позиция тота, -диде Әнвәр Хаҗиев.
Ул чыгышында станциядә соңгы вакытта кертелгән технологик яңалыклар, финанс эшчәнлеге һ.б. турында сөйләде.
"Бердәм исәпләү үзәге" ҖЧШ директо ры Галина Камышова торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифларын исәпләү мәсьәләләрен бәян итте. Билгеле булганча, әлеге мәсьәлә буенча 1 сентябрьдән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең яңа карары көченә керде. Ул гомумкуллану урыннарына тотылучы салкын һәм кайнар су, электр энергиясен фатир хуҗаларына яңача бүлү тәртибен, кайнар су өчен түләүдә күзәтелүче төрле бәяләр ничек барлыкка килүен аңлатты. Шунысын да әйтик, бу мәсьәлә буенча хакимияттә дүшәмбедән башлап (җомганы кертеп) белгечләр халыкка аңлату эшен башлады. Һәр көнне көндезге сәгать 3тә һәркем, кече залга килеп, тарифлар, коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча мәгълүмат алырга мөмкин.
Киңәшмәдә һәрвакыттагыча контрольдә торучы мәсьәләләр тикшерелде, хәл итәсе проблемалар буенча бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International