Хәбәрлер

2012 елның 19 октябре, җомга

Артист янында кунакта

Быел районда "Туган якта очрашулар" проекты старт алды. Аның кысаларында күренекле якташлар белән авылларда очрашулар уздырылган булса, бу көннәрдә проектның икенче өлеше дәвам итте, якташлар зәйле-ләрне үзләренә чакыра башлады. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов үзенең якташларын -чыбыклыларны Әлмәт татар дәүләт драма театрында каршы алды. Район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина җитәкчелегендә Чыбыклы мәктәбенең иң актив укучылары Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Оҗмах бакчасы" спектаклен тамаша кылды, театр, аның артистлары белән якыннан танышты, музейда булды.

 

X сыйныф укучысы Гөлзирә Гатауллинаның Әлмәткә беренче мәртәбә баруы булган. Андагы матурлык, чисталыкка, артистларның уйнавына исе киткән Гөлзирәнең:

 

- Тирә-юньдә гөлләрне кырау суккан, ә театр яны шау чәчәктә утыра. Спектакльне караганда күз яшьләрен тыю мөмкин түгел.

Үзең дә сизмичә, күңелең, уйларың белән артистлар уенына кушылып китәсең, алар белән бергә яши башлыйсың. Артистларның уены искитмәле. Андый тамашаны йөрәкләре таш булган кешеләр караса да, түзә алмас, күзләреннән яшь тамар иде, -ди ул.

 

Айзилә Рамазанова белән Чулпан Минне-кәеваны артистларның гадилеге, алар белән абый-апалары кебек аралашулары шаккатырган. Очрашудан соң Миләүшә Мөхәммәдиева мин дә мәктәпне тәмамлагач артист булам, дигән карарга килә.

 

Илнур Игнатьев, Данияр Сибгатуллин, Рузәл Хәбибуллиннарны Фоат абыйларының шәһәр паркы буйлап сәяхәттә йөртүе, бергәләшеп зоопаркларга барулары тәэсирләндергән. Кыскасы, укучылар сәнгатькә мәхәббәт хисләре туплап кайткан. Мондый очрашулар укучылар өчен һөнәр сайлауга да бер этәргеч булып тора, минемчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International