«Мәктәп тавы»нда -зәңгәр чыршылар
Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары белән берлектә Иске Зәй бистәсенең "Мәктәп тавы"-на зәңгәр чыршылар утыртты. Агач утырту - балаларда табигатькә, әйләнә-тирәгә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз. Бәлки, киләчәктә бу тау итәге искезәйлеләрнең иң яраткан ял итү урынына әйләнер...