Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын яклау
23-24 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын саклау һәм яклау максатында "кайнар линия" эшли. Сезгә тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, республика хәрби комиссариаты вәкилләре, ТР яшь юристлар союзы, хокукый мәсьәләләр һәм региональ хезмәттәшлек буенча ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы комиссияләре әгъзалары ярдәм итәчәк.
Телефоннар: 8(843) 236-40-17, 8(843) 236-40-98.
Балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында, яшьләр идарәсе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Саклык каешын эләктер, минем яшисем килә!» акциясе үткәрде. Аның кысаларында яшьләр урамнарга, юл буйларына чыгып, балаларын махсус җайланмаларсыз автотранспортка утыртучылар, каешларны беркетеп йөрмәүчеләр арасында аңлату эшләре алып бардылар. Гадәттә инспекторлар тарафыннан мондый кагыйдә бозу өчен штраф салынса, бу юлы туктатылган һәр машина йөртүчегә «Бала гомерен сакла!» дигән кисәтү кәгазе һәм «Ә миңа саклык каешын эләктермәделәр!» дигән смайликлар таратылды. Юл йөрү кагыйдәсе буенча, 12 яшькәчә баланы махсус җайланма белән генә машинага утыртып йөрү кирәклеге искәртелде.