Район-шәһәрдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үтә. Алар 1 октябрь иртәсендә район-шәһәр мәктәпләре оештырган хәйрия ярминкәсе белән башланды. Анда барлык мәктәпләр дә катнашты.
Менә өч ел инде укучылар өлкәннәргә үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, са-лат-кайнатмалар, дару үләннәре, кулдан эшләнгән хуҗалык кирәк-яраклары, сувенирлар тәкъдим итә. Бу көнне ярминкәгә явып торган яңгыр да комачауламады. Һәр мәктәп анда өлкәннәр күңеле булырдай, сатып алырдай әйберләр белән килде. Түбән Биш мәктәбе сатуга бер машина яшелчә, бәрәңге алып килде. Сарсаз-Баграж, Югары Баг-раж, Ал. Бистәсе мәктәпләре, татар гимназиясе сату да итте, өлкәннәрне коймак-чәй белән дә сыйлады.
Ярминкәнең максаты -өлкән яшьтәгеләргә аз булса да ярдәм итү. Моның белән укучыларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар, хезмәткә хөрмәт тәрбияләнә. Җитештерүчеләр канәгать: үстергән, кулдан ясалган әйберләрне сатудан кергән акчага орлык, агач-куак үсентеләре сатып алырга була. Ярминкәгә килгән бер генә өлкән кеше дә буш китмәде, кемнәргәдер яшелчә, чәчәк бәйләмнәре бирелде.
Ярминкә белән беррәттән "Энергетик" Мәдәният сараенда өлкәннәр арасында "Картаямыни соң йөрәк?!" дип исемләнгән фестиваль узды. Әлеге чара быел аеруча оешканлык белән үтте. Анда ГРЭС, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы", район үзәк дәваханәсе, "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә шөгыльләнүче "Өченче буын университеты" әгъзалары, мәгариф һәм спорт ветераннары җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә, башкару осталыгында көч сынашты.
Фестивальне район башлыгы Татьяна Воропаева ачып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларны шулай оптимист булырга чакырды. Әлеге әһәмиятле датага республика җитәкчелеге дә игътибарлы. Өлкәннәр шатлыгын уртаклашырга бу көнне ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин килде.
Фестивальгә җыелган өлкәннәрнең күңеле күтәренке, рухлары нык. Командалар махсус киемнәрдән чыгыш ясап, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады, такмаклар әйтеп көлдерде, хор белән дәртле җырлар башкарды, ярышларда җитезлек-өлгерлекләрен сынады. Алардан ташып торган көчкуәт, дәрт-дәрманга сокланырлык: тормыш мәшәкатьләре, ваклыклары алдында бирешмичә, елның һәр фасылыннан ямь табып яшиләр.
1 октябрьдән "Мәрхәмәтле телефон" хәйрия акциясе старт алды. Бу акциянең максаты - ялгыз яшәүче өлкәннәрне коткару хезмәтләрен чакыру төймәсе белән җиһазландырылган кәрәзле телефон белән тәэмин итү. Аларны алуга оешма-пред-приятиеләр ярдәм итә. Беренче булып бу телефонга өлкән яшьтәге шәһәрдәше-без Валентина Зотеева ия булды. Ул илле ел ГРЭСта эшләп пенсиягә чыккан. ГРЭС җитәкчелеге аның фатирына килеп, ветеранның хәл-әхвәлен белешеп, бәйрәм белән котлады һәм телефон тапшырды. Ветеран хәзер ихтыяҗ булганда кирәкле хезмәтләргә, социаль хезмәткәргә шалтырата ала. Кәрәзле телефон - өйдә ялгызы яшәүче өлкәннәргә аралашу чарасы да. Декада кысаларында калган 47 ялгыз яшәүче өлкән кеше дә телефонлы булачак.
Традиция буенча район башлыгы Өлкәннәр көнендә үзәк дәваханәдә дәваланучы өлкәннәрне дә игътибарсыз калдырмады. Ул һәр палатага кереп, пенсия яшендәге-ләрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.