Зәйлеләр Татарстан парламентын сайлауда катнаша

2019 елның 8 сентябре, якшәмбе
Бүген, 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Республика парламентының барлык йөз мандаты да алыштырылырга тиеш. Сайлаулар катнаш система буенча үткәрелә – 50 депутат Бердәм сайлау округында партия исемлекләре буенча, тагын 50 депутат бер мандатлы округлар буенча сайлана. Зәйлеләрнең гражданлык хокукын тормышка ашыру өчен районда 64 сайлау участогы эшли: 44е-авылларда, 20се-шәһәрдә. Барлык территориаль һәм участок комиссияләре тавыш бирүне үткәрүгә тулысынча әзер. Алар сайлау законнары нигезендә биналарны тулысынча рәсмиләштерү өчен кирәкле материаллар, шулай ук сайлаучылар өчен уңайлы шартлар тудыру өчен технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. Район сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дә эшли башлады һәм кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш бирү өчен ачык булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International