Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләргә экскурсия оештырдылар

2019 елның 6 сентябре, җомга
5 сентябрь көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә» ял итүчеләргә экскурсия оештырдылар. Алар-Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән хатын-кызлар. Китапханә хезмәткәрләре аларны китапханә тарихы, китап фонды, уку заллары, абонемент, сәнгать бүлеге белән таныштырды. Быелгы С. Рәфыйков премиясе лауреатына ия булган җирле шагыйрә Н.С. Чепурнаяның кул эшләре күргәзмәсе аларга аеруча ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International