Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә Эш бирүче көне узды. Ярминкәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 6 вакансия буенча 18 эш урыны тәкъдим ителде. Аларны шулай ук хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе узу һәм башка мәгълүмат белән таныштырдылар. Ярминкәдә эш таба алмаган гражданнарга Зәй халык мәшгульлеге үзәге базасында булган вакансияләр тәкъдим ителде, белгечләр “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ачык вакансияләр буенча хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International