3 сентябрьдә Россия терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтә. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Россиядә Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларны, Дубровкада, Буденновскида, Мәскәүдә, Буйнакскида һәм Волгодонскида торак йортлар шартлаган вакытта, йөзләгән башка террористик актлар вакытында һәлак булганнарны искә алу чаралары үтә. Бу көнне Зәй-2 микрорайонының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә «Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча белешмәлекләр тарату» акциясе үткәрделәр.