Чара “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2 сентябрьдән башлап көн саен ерак авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне диспансеризация һәм өстәмә скрининг тикшерүләре узу өчен, махсус транспорт белән Зәй муниципаль районының медицина оешмаларына алып бару оештырыла. Моның өчен махсус “Лада Ларгус” автомобиле билгеләнде, ул өлкән яшьтәге пассажирларны һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәрен куркынычсыз һәм уңайлы йөртү өчен кирәкле барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Эш сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә бара, ә төп бурыч- 65 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданга тикшерү узуны тәэмин итү. Автотранспортта өлкәннәрне социаль хезмәткәр озатып барса, хастаханәдә исә аларны медицина учреждениесе территориясе буенча озатып йөрүче шәфкать туташы каршы ала. Ел ахырына кадәр диспансеризация һәм скрининг тикшеренүләре үткәрү өчен Зәй үзәк район хастаханәсенә 600гә якын өлкән яшьтәге зәйлеләрне китерү планлаштырыла.