Бүген, 3 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Нефедов Николай Валерьевич шәһәребезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә коллективы белән очрашты һәм чыгыш ясады. Ул кыскача гына үзенең биографиясе, хезмәт эшчәнлеге тәҗрибәсе турында сөйләде, депутат булган очракта башкарылачак бурычларга тукталды. Шулай ук очрашуда район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашты.