Зәйдә «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» хәтер сәгате узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе
Соңгы елларда сентябрьнең беренче декадасында, бөтен Россия буенча террористик һәм экстремистлык идеология күренешләренә каршы юнәлтелгән чаралар уза. Бу акциянең башы 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Шул вакыттан бирле 3 сентябрьдә россиялеләр террорчылар кулыннан, шулай ук хезмәт бурычын үтәгән вакытта үлгән хокук саклау органнары хезмәткәрләрен ачынып искә ала. Туган якны өйрәнү музеенда муниципаль хезмәткәр, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Михайлова Лариса Николаевна һәм полициянең кече лейтенанты Мурзагов Булат Магомет улы катнашында, 1 нче мәктәпнең 7-9 сыйныф укучылары өчен «Фаҗига кабатланырга тиеш түгел» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чакырылган кунаклар социаль челтәрләрнең куркынычлыгы турында искәрттеләр, экстремистларның идеологиясенә бирешмәскә кирәклеген аңлаттылар һәм яшүсмерләрнең административ җаваплылыгы турында сөйләделәр. Музей хезмәткәрләре укучылар белән Беслан фаҗигасе, терроризм һәм экстремизм төшенчәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында «Фәрештәләр шәһәре» фильмыннан өзек күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International