Зәйдә ГРЭС хезмәт коллективы белән очрашу узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген Зәй ГРЭСында район башлыгы Р.Г. Кәримов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" АҖ генераль директоры И. Ю. Әминов катнашында хезмәт коллективы белән очрашу узды. Разиф Кәримов шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе хезмәт коллективына, 2019 елның беренче яртыеллыгында районның социаль - икътисадый үсеше турында сөйләде. Ул үз чыгышында ГРЭС коллективының шәһәр тормышында мөһим роль уйнавын, район өчен социаль әһәмияткә ия булган проектларда актив катнашуын, шәһәребезнең иҗтимагый тормышында әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" АҖ генераль директоры И.Ю. Әминовның чыгышын тыңладылар. Ул тагын бер кат алда торган мөһим вакыйга - 2019 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында аңлатып үтте. Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы Р.Г. Кәримов хезмәт коллективына һәм ГРЭС җитәкчелегенә яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлы һәм тотрыклы эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International