Зәй муниципаль районында чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе
20-21 августта Зәй муниципаль районы агрофирмасы бүлекчәләрендә чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. Техник тикшерү уздырганда руль идарәсе һәм тормоз системасы, ут һәм тавыш сигнализациясе төзеклегенә, шиналар торышына, двигательне эшләтеп җибәрү блокировкасына, агрегат номерларының тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, тракторчы – машинист таныклыгы булуга, медицина аптечкалары һәм ут сүндергечләре белән тулыландыруга аерым игътибар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International