Зәй районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшләре аерым контрольдә

2019 елның 11 июне, сишәмбе
11 июнь көнне район башлыгы Р. Г. Кәримов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар һәм җитештерү комплекслары белән идарә итүче зооветеринария белгечләре, баш агрономнар белән берлектә чираттагы тикшерү уздырды. Сәфәр кысаларында "Нива" ҖЧҖ сөтчелек комплексы, күпьеллык үләннәр басулары, яшел масса чаптыру һәм җыештыру агрегатлары эше, "Таң" комплексының "Дурт-Мунча" сөт комплексы, люцерна кырлары, яшел масса җыештыру буенча азык җыю отряды эше, "Куш-Елга" һәм "Әхмәт" сөтчелек комплекслары, Кадердә - күпьеллык үлән басулары, урып - җыю отрядының эше, "Чыбыклы" сөтчелек комплексы, Якты Күлдә күпьеллык үләннәрне чаптыруда механикалаштырылган отряд эше каралды. Бүген авыл хезмәтчәннәре мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлы азык әзерләү өчен барысын да эшли. Тикшерү кысаларында шулай ук сидераль пар җирләрен эшкәртү белән дә таныштылар. Районда «Челленджер» һәм «Джон Дир» тракторлары белән 8 «Хорш - Тигр» һәм «Беднар» югары җитештерүчәнлекле агрегат эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International