Зәйдә «Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Зәй җирле бүлегенең XXIV конференциясе узды

2019 елның 11 июне, сишәмбе
2019 елның 10 июнендә «Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Зәй җирле бүлегенең XXIV конференциясе узды. Анда партиянең Зәй җирле бүлегенең алтынчы чакырылыш депутатларын сайлауда катнашу буенча бурычлары билгеләнде, 2019 елда Зәй муниципаль районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны оештыру мәсьәләләре каралды, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясенә делегатлар сайланды. Төп мәсьәләләр буенча партиянең Зәй җирле бүлекчәсе секретаре Разиф Кәримов, секретарь урынбасары Валерий Акатьев, башкарма секретарь Флорида Әхмәтвәлиева чыгыш ясады. Партия оешмасы үсешендә актив катнашканы өчен Югары Мәлем авыл җирлегенең иң яхшы беренчел бүлегенә спорт инвентаренә сертификат тапшырылды /теннис өстәле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International