Зәй муниципаль районында Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районы «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе кунаклар өчен күңел ачу-мәгълүмати мәйданчыгы оештырды. Әлеге мәйданчык «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәсми символикасы төшерелгән элементлар белән бизәлгән һәм милли уеннар үткәрү мәйданчыгында урнашкан иде. Волонтерлар барлык теләүчеләрне чарада актив катнашырга чакырдылар, алар дустанә атмосфера булдырдылар һәм бирегә килүчеләргә ярдәм иттеләр. Иң актив кунаклар «Бердәм Россия»дән истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар алдылар. Яхшы кәеф һәм елмаю «Бердәм Россия» мәйданчыгының төп символы булды.