Имин булмаган гаиләләрне кисәтү буенча "Кайнар линия"

2019 елның 10 июне, дүшәмбе
2019 елның 21 июнендә имин булмаган гаиләләрне һәм көнкүреш низагларын кисәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак. Төп максат-балалар һәм яшүсмерләр арасында күзәтүчесезлеккә һәм хокук бозуларга китерүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәт һәм аларны караусыз калдыруны профилактикалау. "Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. "Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, “Мәрхәмәт- Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы вәкилләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International