Зәй районы авыл җирлекләрендә “Сабантуй-2019” бәйрәме узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе
9 июньдә язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланганнан соң, Зәй районы авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәме узды. Сабантуй-игенче хезмәтенә мәдхия җырлаучы бәйрәмнәрнең берсе. Бу-хезмәт, матурлык, көч һәм тормыш шатлыгы бәйрәме. Бәйрәм программасына традицион ярышлар: баганага менү, чүлмәк вату, бүрәнәдә капчык белән көрәш, гер күтәрү, аркан тарту һәм иң мөһиме - милли көрәш кебек спорт бәйгеләре кертелгән иде. Ярышларда яшьләр белән беррәттән көрәш ветераннары һәм өлкән буын вәкилләре дә актив катнашты. Сабантуй бер елга күңел күтәренкелеге өстәде, һәм авыл халкын тагын да яңа уңышларга һәм казанышларга рухландырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International