Авылларның үз сайты

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Районның һәр авыл җирлеге үз сайтын булдыруга кереште. Ул авыл җирлекләре Советының Уставында каралган массакүләм мәгълүмат чарасын булдыруга йөз тотып эшләнә. Әлеге максатта район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, сайтны эшләячәк белгечләр өчен махсус укулар үткәрелде. Анда ни рәвешле түләүсез формада сайт ясау мөмкинлекләре өйрәтелде. Бүгенге көндә Ал. Бистәсе, Бигеш, Гүлкин, Иске Маврин авыл җирлекләре үз сайтларының берничә битен булдырдылар, калган җирлекләрдә дә аны үзенчәлекле итеп ясау өстендә эшлиләр. Сайтларда җирлеккә кергән авыллар тарихыннан алып, бүгенге көндәге эш барышы төгәл, оператив яктыртылып барылырга тиеш. Сайтлардан җирлек турында мәгълүмат алырга теләүчеләрне кызыксындырырлык итү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International