Карендәшләр бергә җыелды

2012 елның 27 июле, җомга

Зәй төбәгендә 20дән артык милләт вәкиле бер гаиләдәй, дус-тату яши. Аларга мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне яңарту өчен шартлар тудырыла. Сабантуй, Питрау, Казанская һәм башка халык бәйрәмнәре елдан-ел матуррак үтә. Һәр авыл ниндә булса бәйрәм үткәрүе белән элек-электән аерылып торган. Баграж - Питрау, Сәвәләй - Боламык, ә Якты Күл Казанскаясы белән тирә-як авылларны шаккатырган. Казанская бәйрәме быел узган шимбәдә уздырылды. Ул - дини бәйрәм. Шулай ук халыкның зур эшкә тотынганчы, ягъни урып-җыю эшләре башланганчы ял итеп алуы да.
Казанская - халыкның кичке уенга төшүе, ял итү киче ул. Уеннар, җыр-биюләр төнгә кадәр дәвам иткән, Зәй болыннары, авыл урамнары гөр килеп торган, күршеләр, туганнар йорттан-йортка йөреп, кунак булганнар. Әлеге бәйрәмдә кавышкан, туй көннәрен билгеләп үткән парлар да булган. Казанская - ул гаилә иминлеге һәм хатын-кызлар бәйрәме дә. "Иван-Мария", "Иң яхшы керәшен җырын башкаручы" бәйгеләре бүгенге көндә дә күпләрдә кызыксыну уята.
Әйе, бәйрәмгә бик күп кунаклар килгән иде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-сатирик, җырчы Алмаз Хәмзин халыкны рәхәтләнеп көлдерде, үзенең матур җырлары белән күңелләрен күтәрде.
Мәйдандагы уен-көлке, мавыктыргыч җыр-биюләр төрле уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барды. Халык мәш килеп көянтәләп су ташыды, чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, гер күтәрде, кул көрәштерде.
Керәшен һәм эстрада җырларын башкаручылар бер-бер артлы мәйданда чыгыш ясый торды. Зәебезнең моңлы сандугачы Нина Шатрилованы - Владислав Тыткин, Түбән Кама җырчысы Мария Савельеваны Илфир Габидуллин, Владимир Кашаевлар алыштырды. Татар көйләренә тезмәне тальян гармунда Хәтфир Җиһаншин яңгыратты.
Керәшен халкының бер бәйрәме дә фольклор ансамбльләрдән башка узмый. Алар халыкны берләштерә. Халык үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән көчле. Якты Күл авылында моннан 16 ел элек "Керәшен моңы" ансамбле оеша. Аның белән Ангелина Вавилова җитәкчелек итә. Коллективта 10 кеше. Алар - барысы да керәшен халык моңнарына гашыйк. Керәшен моңнарын, җырларын, биюләрен яшь буынга җиткерүдә ансамбль зур эш башкара. Бу ансамбльне район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Һәр төбәкнең, һәр авылның күркәм эшләре белән танылган, башкаларны матур яшәү рәвеше белән сокландырган гаиләләре бар. Якты Күлдә дә бар андый гаиләләр. Нәкъ менә Казанская бәйрәмендә туй иткән булган алар. Ангелина һәм Михаил Вавиловлар, Зинаида һәм Роман Наумовлар 40 ел бергә гомер итә. Бу гаиләләрнең тормышларында иң матур, иң якты, иң зур байлыклары - ул олы мәхәббәт һәм ныклы гаилә. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Бариев юбилярларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Элек Казанская бәйрәмендә кызлар чәчәкле матур күлмәкләрен киеп, ямьле Зәй елгасы буена төшкән. Егетләр белән парлашып түгәрәк уен-җырлар башкарганнар. Уен авыл урамнарында төнгә кадәр дәвам иткән. Парсызлар үзләренә пар тапкан, гашыйк булган, гаилә корган.
Шушы йола-гадәтләрне искә төшереп, "Иван белән Мария" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә ике гашыйк пар катнашты. Якты Күл кызы Дарья Логинова һәм Зәй егете Илья Скрябин барлык сынауларны үтеп, җиңүче булды.
-Дарья - минем, чыннан да, сөйгән кызым. Бәйге өчен генә парлашып кермәдек. Мондый бәйрәмнәр, бәйгеләрне без яратабыз, - ди Илья.
Нәкъ менә Казанская бәйрәменә туры китереп, моннан 40 ел элек мәктәп тәмамлаучылар очрашуга җыелган. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин да бар алар арасында.
- 1972 елда Якты Күлнең яңа ачылган урта мәктәбен тәмамладык без. Элек бөтен тирә-күрше авыллар бирегә йөреп белем ала иде. 40 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Сыйныфташлар, дуслар сагындырган. Дусларым, иптәшләрем арасында керәшенәр бик күп. Алар - ачык күңелле, кунакчыл халык. Җыр-бию яраталар. Урта Баграж авылында яшәгәндә, керәшеннәр белән бертуганнар кебек яшәдек, - ди ул.
Бәйрәмнең төп йоласы -"Казанская төне", ягьни учак кабызу. Элек учак төрле явыз көчләрдән чистартучы көч булып саналган. Бәйрәмгә җыелган яшьләр көймәләр белән урман ягына чыгып, коры чыбык-чабык җыеп, учак тергезгән. Киемгә сеңгән учак төтене исе бөтен җәй буена бәла-казалардан, авырулардан, бәхетсезлекләрдән саклый дип юралган.
Казанскаяга җыелган халыкны бәйрәм белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин тәбрикләп, тарихи мәдәниятне үстерүдә күп хезмәт куючы керәшен татарларына зур рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International