Сугыш һәм мәгариф ветераны Әнвәр Гафиятуллинга 85 яшь тулды. Аның өч дистә елга якын гомере Зәй белән бәйле. Ул 1нче мәктәп директоры булып 6 ел эшли. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен "СССРның мәгариф отличнигы", "Халык мәгарифе отличнигы" мактаулы исемнәренә лаек була. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый. Күп еллар район-шәһәр ветераннар советында сәркатиб вазифасын башкара, "Мактаулы ветеран" билгесенә ия. Өч чакырылышта РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе була. Зәйлеләр аны халык мәнфәгате, җәмәгатьчелек өчен янып йөргәнгә хөрмәт итә. Әнвәр Ибраһимович әле дә актив тормыш белән яши. Ветеран күп укый, ил, республика, район тормышы белән кызыксына. Кыскасы, яшь буынга үрнәк итеп куярдай үткәне, бүгенгесе бар аның.
Кичә район башлыгы Татьяна Воропаева, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин юбилярны өенә барып котлады. Алар чыгышларында Әнвәр Ибраһимовичның халык мәнфәгатен алга куеп, янып эшләвен, ул күтәргән мәсьәләләрнең гадел, яшьләргә өлге булуын ассызыклап, теләкләр юлладылар, бүләк тапшырдылар.