Алтын куллы егет

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Рәлиф Каюмовның алтын куллы икәнен, электр җиһазлары, көйсезләнгән техникага ачкыч таба белүче уңган егет булуын Аксар халкы гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә яхшы белә. Алар йорты тирәсенә хуҗалыкта кулланылучы төрле техниканы тотып килүче кешеләрне көн дә күрәсең. Барысына да Рәлиф кирәк. Авылыбызның электромонтеры, дип тә йөртәләр аны.
Кечкенәдән техникага хирыс, электр җиһазларын сүтеп-җыю эшен теләп башкаручы малай, хуҗалык эшләреннән аз гына бушаган арада, авыл электригы Рамил Зин-нәтов янына йөгерә торган була. Өйдәгеләр мине югалтсалар, туп-туры Рамил абыйга киләләр иде, дип сөйли ул. Малайның сәләтен күреп алган электрик та аның һәр соравын игътибарсыз калдырмый, тәфсилләп аңлата, әкренләп кул арасына кертә башлый. Электр җиһазларына күңел бирү төрле техника серен аңларга да ярдәм итә аңа. III сыйныфта укыганда ук Рәлиф "Минск" мотоциклындагы кайбер вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтә. Соңрак әнисенә ярдәм итү йөзеннән каз бәбкәләре, тавык чебешләре ризыгына кушып бирү өчен кычыткан чаба торган техника ясый. Тора-бара йортта ул ясаган техниканың саны арткан-нан-арта бара. Үсә төшкәч, радио-телевизор сүтеп җыю да берни тормый аңа. Ә иң соңгы кулдан ясалган техникасы - мотоблок. Үзе туган йорттан чыгып киткәч, бакчада әти-әнисенә эшне җиңеләйтү максатыннан җыя ул аны. Хәзер исә Рәлиф хуҗалык өчен кирәкле йөк ташый торган мотороллер ясау белән мәшгуль. Улларының менә шундый оста куллы егет булып өлгерүенә әти-әнисе дә бик шат. Ул - аларның горурлыгы.
Уңган булуы өстенә, Рәлиф ачык йөзле, кем генә гозер белән килсә дә, ул аны борып җибәрми, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Сәләтле егет - туган авылы мәктәбенең йөзек кашы дисәк тә, ялгыш булмас. Мәктәптә укыган дәвердә компьютерларны көйләп, төзәтеп торучы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International