Югары Лоҗы - районыбызда гүзәл табигатьле авылларның берсе. Тау итәгенә сыенып урнашкан авылны төз агачлы нарат урманы гаскәриләрдәй саклый. Бормаланып аккан Лоҗы елгасы иң чиста сулы елгадан санала. Авылның барлыкка килү тарихы XVIII гасыр башына барып тоташа. Биредәге наратлыкка христиан динен кабул итәргә теләмәгән хәзерге Сарман районының Ләке авылы татарлары күчеп утырган дип исәпләнелә. Авыл халкы элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә дә югарылоҗылылар ата-баба һөнәренә тугрылыклы булып көн күрә. Бигеш җирлегенә караган бу авылда бүгенге көндә 97 хуҗалык исәпләнә. Аларның яртысыннан артыгында өлкән яшьтәге кешеләр яшәвен игътибарга алып, матур табигатьле бу "җәннәт почмагына" яшь гаиләләрне җәлеп итү максатында, "Кече авыл" бәйрәме оештырылды.
Район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габи-дуллина, бәйрәмгә җыелган авыл халкына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә авылның үсүен, матур-матур яңа йортларның күбәюен теләде, һәр йортта балаларның шат авазы ишетелү авылның якты киләчәге турында сөйли, диде ул. Авыл җирлеге башлыгы Рашат Саматов исә моның өчен биредә яшәүчеләргә барлык уңай шартлар тудырылуын әйтте.
Узган ел Югары Лоҗыда 550 метр арада суүткәргеч торба алыштырылган, авылга кадәр асфальт юл түшәлгән. Иң мөһиме, биредә булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып яши белүче кешеләр гомер кичерә. Алты ел элек яңа урам төзелә башлаган, анда 350 метр арага юл салырга өлгергәннәр инде.