Көмеш тәңкәләрдә – тарих чыңы

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында керәшен мәдәнияте музее ачылды
Музейны ачуда шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Николай Дунаев һәм педагогик фәннәр докторы, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис Шәймәрданов катнашты.
Һәр кеше үз туган ягының тарихын белергә тиеш. Сарсаз-Баграж авылы елга буенда, агымның сул ягында урнашкан. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена карый, ә 1920 елдан Татарстан АССРга керә. Элегрәк ул Яңа Баграж һәм Сарсаз-Тамак исемнәре белән аталып йөртелгән. Өлкәннәр әйтүенчә, авылга беренчеләрдән булып Абдулла һәм Бикан, ә соңрак Усмановлар гаиләләре килеп төпләнгән. Алар Арча ягыннан күчеп утырган гаиләләр булган. Сарсаз-Багражның бүгенге исеме 1917 елгы революциядән соң законлаштырылган. 1920 елларда беренче авыл Советы оешкан. Аның беренче председателе С. Абдулов булган. 1928 елда беренче мәктәп бинасы төзелгән. Аның инициаторы – Ф. Крючков. Ул күп еллар Мәскәү дәүләт университетының юридик факультеты деканы булып эшли.
1940 елда башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә, ә 1976 елда урта мәктәп статусы ала. Аның беренче директоры Александр Харитонов була.
Әлеге белешмәләр музейда “Авылыбызның күренекле кешеләре” дигән стендларда урын алган.
Туган як тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган экспонатлар белән дә танышырга була биредә. Бүгенге көнгә музейда 60ка якын экспонат бар. Экспонатлар туплау эше дәвам итә. Аның белән мәдәният йорты директоры Николай Фролов һәм китапханәче Клара Фролова шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International