Зәй мәшгульлек үзәгендә җәйге чорда эшләргә теләүче балаларны кабул итәләр

2019 елның 14 мае, сишәмбе
Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә балигъ булмаганнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итү программасы кысаларында яшүсмерләрне терки башладылар. Белгечләр эш урыннары, хезмәт шартлары хакында мәгълүмат бирә һәм һөнәри юнәлеш буенча хезмәт күрсәтә. Быел җәй 14 яшьтән 18 яшькәчә 250гә якын баланы эш белән тәэмин итәргә планлаштырыла. Шул ук вакытта өстенлек сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган балаларга, тулы булмаган, күп балалы, аз керемле һәм социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирелә. Эш бирүчеләрдән быелгы кампаниядә “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы һәм Зәй районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе катнаша. Балаларның беренче төркеме 1 июньнән эшкә керешәчәк. Яшүсмерләр территорияләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләренә җәлеп ителәчәк, шулай ук лагерьларда әйдаман булып эшли алачак. Хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Исегезгә төшерәбез, Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр 1500 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International