Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр белем бирү учреждениеләрендә булды
2019 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов, Зәй муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Л. Г. Ананьева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, Мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.А. Алчина белем бирү учреждениеләрен карап чыктылар. Район башлыгы шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә, «Шатлык» балалар бакчасында һәм Зәй политехника көллиятендә булды. 2 нче мәктәп 1962 елда төзелгән, 2005 елда тулы ремонт үткәрелгән. Мәктәп башлангыч гомуми, төп гомуми һәм 2019-2020 уку елыннан урта гомуми федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартларын кертү буенча эксперименталь мәйданчык булып тора; Яр Чаллы педагогика инситуты базасының региональ инновацион мәйданчыгында: «Сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм чаралары: практик гамәлгә ашыру тәҗрибәсе»; «Фән диагностикасы нигезендә 2-8 сыйныф укучыларының яңа белем бирү нәтиҗәләренә мониторинг» темалары буенча катнашучы булып тора. Мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Галимова мәктәп территориясендә иске агачларны кисәргә, киләсе беренче сыйныф укучыларының бер өлешен яңа парталар белән тәэмин итәргә кирәклеген билгеләде һәм башка мәктәп проблемаларына игътибар итте. Икенче тукталыш «Шатлык» балалар бакчасында булды. Кунакларны балалар бакчасының мөдире һәм, милли киемнәргә киенеп, тәрбияләнүче балалар шигырьләр белән каршы алдылар. Е. М. Уразайкина, физик культура инструкторы, балалар белән флешмоб күрсәтте. Район башлыгы балалар бакчасы территориясе буенча узды, балалар лабораториясе кабинетында мультстудия эшен карады. Татар теле, чит тел дәресләрендә, музыка залында, азык-төлек блогында булды. Р. Кәримов, балалар бакчасы территориясе төрле агачлар һәм куакларга бай дип, билгеләп үтте. Киләсе сәфәр Зәй политехника көллиятендә узды. Көллияттә 24 уку кабинеты һәм лаборатория бар. Көллият территориясендә, биналардан тыш, минифутбол кыры, волейбол мәйданчыгы, ату урыны, автомобильләр, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар йөртү буенча башлангыч күнекмәләр булдыру мәйданчыгы бар. Тикшерү барышында ремонт эшләрен югары көчәнеш астында башкаручы белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәгендә булдылар. Уку-укыту үзәге директоры А.И. Галимов остаханәләр, уку кабинетларын, тулай торакны күрсәтте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз