Бигеш авылында балалар чишмә янын чистарттылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе
М. Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе укучылары "Сабантуй" чишмәсе янын тәртипкә салдылар. Шунысы куанычлы, укучылар аны бик теләп башкардылар. Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау! Чишмәләрне чистару мөһим эш, чөнки чиста сулыклар-сәламәтлек чыганагы. Табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International