Зәйдә республика Хезмәт һәм иҗат фестивале узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

10-12 май көннәрендә Зәй шәһәренең "Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагеры комплексында Республика Хезмәт һәм иҗат фестивале узды. Ә бу чара монда катнашучылар өчен-алда торган максатка әзерлек кенә түгел, ә кемнең эшкә ничек әзер булуын аңларга да мөмкинлек бирде. Биредә көн буе урманны агачлардан чистарту, лагерь һәм корпусларны җыештыру эшләре башкарылды. Кич белән чарада катнашучыларны «Стартины» бию конкурсы, командаларның визиткалары конкурсы, Татарстан төбәк бүлегенең командир составына кызыксындырган барлык сораулар бирә алган түгәрәк өстәл көтә иде. Катнашучылар бәйрәм ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар һәм җәйге хезмәт семестрына әзерләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International