Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Җиңү бәйрәме белән котлавы
2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, зәйлеләр! Сезне Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм! Җиңү бәйрәмендә без җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны, тылда җиңү көнен якынайту өчен үзен аямыйча хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Бөек Ватан сугышы илебез өчен авыр сынау булды, Советлар Союзы һәм барлык дөнья халкы өчен иң кырыс сынау булган сугышта Җиңү көне - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты һәм тантаналы бәйрәмнәренең берсе. Әлеге көнне бәйрәм иткәндә безнең якты киләчәгебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән бабаларыбыз һәм әтиләребезнең кыю батырлыгын искә алабыз. Хөрмәтле ветеран-фронтовиклар, ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Бу якты бәйрәм көнендә иң җылы котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз һәм аяз күгебез, тыныч имин тормышыбыз өчен сезгә тирән рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сез имин тормышыбыз өчен көрәштә генә түгел, ә сугыштан соңгы авырлыкларны да үз җилкәгездә күтәрдегез, илне сугыштан соң хәрабәләрдән торгыздыгыз, бүгенге яшь буынны үз үрнәгегездә тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәсез. Бөек Ватан сугышында халкыбыз күрсәткән батырлыклар һәрвакыт батырлык, ныклык һәм ватанпәрвәрлек символы булып тора. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, якынарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз