“Урман әкияте” балалар бакчасында «Чәчәк утырт» акциясе үтте

2019 елның 8 мае, чәршәмбе
Балалар бакчасының зурлар төркемендә “Клумбалар өчен чәчәк үсентеләрен үстерәбез” дигән тематик дәрес узды. Тәрбияче балаларга үсемлекне утырту тәртибе схемасын күрсәтте: чүлмәкнең төбенә кечкенә ташлар салырга кирәк, аннары җир, җирдә тирәнәйтү ясарга, шуңа азрак су салырга, суның җиргә сеңгәнен көтеп торырга һәм чәчәк орлыгын салырга, җир белән күмәргә һәм тагын бер кат су сибергә кирәк. Балалар зур кызыксыну белән тәрбиячене тыңладылар, ә соңыннан һәркем үзенең чәчәген утыртты. Аннары тәрбияче аларга ничек итеп үсемлекләрне тәрбияләргә: су сибү һәм җирне йомшарту турында сөйләде. Үсемлек кирәкле күләмгә кадәр үскәч, аны үз участогынын чәчәк клумбасына утыртачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International