Зәйдә Жиңү көненә багышланган велоузыш үтте

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган велоузышта 500дән артык кеше катнашты. Велосипедчылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. Район башлыгы чарада катнашучыларның барысын да якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады, акциядә катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Алар "Энергетик" мәдәният сарае янында старт алды, «Космос» кинотеатры яныннан, Нефтьчеләр, Ленин, Никифоров һәм Рафыйков урамнары буйлап уздылар. Велоузыш флэшмоб белән тәмамланды: күккә йөзләгән кара һәм кызгылт сары һава шарлары җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International