Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашкан В.А. Лапинны соңгы юлга озаттылар

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Зәй  халкы махсус хәрби операциядә катнашкан – контракт хезмәте рядовое Лапин Виталий Александрович белән хушлашты.

Матәм чарасы "Энергетик" мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов һәлак булучының әнисе, кызы, туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Рәмзия Ибраһим кызы, Алинә Витальевна, Лапин Виталий Александровичның туганнары һәм якыннары!

Татарстан Республикасы Рәисе, шәхсән үз исемемнән һәм барлык зәйлеләр исеменнән авыр югалту белән бәйле кайгыгызны уртаклашабыз. Югалту ачысын бер генә нәрсә йомшарта ала – безнең хәтер, геройны хөрмәт итү һәм җиңүгә ышаныч. Виталий Александрович ил өчен авыр вакытта читтә калмады, аңлы рәвештә Ватанны саклаучы юлын сайлады һәм чын ир кеше булып калды, соңгы чиккә кадәр хәрби антына тугры булды, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерен бирде. Ул-районыбызның горурлыгы һәм Зәй халкының йөрәгендә чын патриотизм һәм чын батырлык үрнәге булып яшәр. Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич.

Шәһәр һәм район хәрби комиссары Динар Хәсәнов Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, хәрби часть исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Виталий Александровичны соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәтләрне үтәп озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Виталий Лапинны Яңа шәһәр зиратына җирләделәр.

Ватанны саклаучыга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International