С.Рафиков исемендәге Үзәк китапханәдә «Зәй Су каналы» ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы булды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

29 гыйнвар көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында «Зәй Су каналы»ҖЧҖ хезмәт коллективы җыелышы булып узды. Җыелышта шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов та катнашты. Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов чыгыш ясады. "Зәй Су каналы» ҖЧҖнең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнары турында «Зәй Су каналы» ҖЧҖ директоры С. Г. Федоров сөйләде. Җыелышта, озак еллар намуслы хезмәтләре һәм предприятие үсешенә керткән өлешләре өчен, су белән тәэмин итү участогының 6 разрядлы авария-торгызу эшләре көйләүчесе Аксаков Владислав Николаевич һәм план-икътисад бүлеге башлыгы Мәрдәншина Гөлназ Әбелхасан кызы, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизовның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр . "Зәй Су каналы" ҖЧҖ Зәй шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм юынты көнкүреш суларын чыгару буенча төп оешма булып тора. Узган елда су белән тәэмин итү 1 млн.516 мең куб. м тәшкил иткән һәм күрсәткеч 3% ка арткан. Зәй водоканалы объектларында барлыгы 126 кеше эшли. 2019 елга һәм киләсе елга коллективның төп бурычы-халыкның һәм шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең тиешле сыйфатта эчә торган су белән берөзлексез тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International