Бүген район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында очрашулар Дурт-мунчада һәм Чубукле авыл җирлекләрендә узды, анда авыл халкына узган елда районның социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында мәгълүмат җиткерелде. Авыл җирлекләре башлыклары үз эшләренә йомгак ясадылар. Җыенда башкарылган эшләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, Зәй РУЭСы һәм Зәй РЭГСы вәкилләре дә хисап тотты. Халык җыеннары-район җитәкчелеге һәм халык арасында ачыктан-ачык сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Нәкъ менә аларда актуаль проблемалар күтәрелә. Сорауларның бер өлеше урыннарда хәл ителә, ә җентекләп өйрәнүне таләп итүчеләре аерым бер хезмәтләр контроленә алына.