Район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләренең чираттагы утырышы узды

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

29 гыйнварда Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, зооветеринария белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чираттагы тикшерү уздырылды. Анда катнашучылар терлекләрне кышлатуның барышы, терлекчелек тармагында технологик процессларның үтәлеше белән якыннан таныштылар. Урыннарда, узган атнага йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар куелды. Рейд график буенча «Нива»ҖЧҖеннән башланды. Җитәкчеләр авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау барышы белән таныштылар, механик остаханәләрне карадылар. Шулай ук «Нива " сөт комплексында да булдылар. Аннан соң «Игенче» бүлекчәсенең «Дурт-Мунча» сөт-товарчылык фермасында, «Восток» АФы «Тукай» бүлекчәсе «Куш-Елга» сөт-товарчылык комплексын карадылар. Тикшерү «Ялкын» бүлекчәсенең «Бура-Киртә» һәм «Әхмәт», «Зәй» АФы «Нур» бүлекчәсенең «Аксар» һәм «Югары Шепкә» товар-сөт товарчылык фермаларында дәвам итте. Соңыннан чарада катнашучылар «Зәй шикәре» АФ ы «Родина» бүлекчәсенең «Чыбыклы» һәм “Сәвәләй” сөт комплексында булдылар. Эшне оештыру өчен барлык төр азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән, аерым алганда, техника һәм эшче персоналлар да җитәрлек. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хуҗалыкларда терлек азыгының продуктлылыгын арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Сөт савуны арттыру мәсьәләсе терлекчелек тармагында төп бурыч булып тора,- дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International