Мирный бистәсендә микрорайоннарда яшәүчеләрнең чираттагы җыелышы үтте

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге катнашында халыкның традицион җыелышлары дәвам итә. Аларда гражданнар үзләрен борчыган барлык сорауларны турыдан-туры бирә, теләкләрен җиткерә алалар. Бүген чираттагы җыелыш Мирный микрорайонында узды. Җыелышка Мирный, Заготзерно, Нефтебаз, шикәр заводы микрорайоннарында яшәүчеләр чакырылган иде. Зәй шәһәре башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, 2018 елда Зәй шәһәренең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре белән таныштырды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Васильевич Максимов 2018 елда шәһәрне (ишегалды территорияләрен) төзекләндерү һәм үстерү буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елга планнар турында сөйләде. Әлеге микрорайоннарда оператив хәлләр турында Зәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары Г. Г. Абрамов, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законына кушымтага үзгәрешләр кертү һәм һөнәри эшчәнлеккә салым турында район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Хәбибуллин М. М. сөйләде. 2018 елда күп фатирлы йортларда башкарылган эшләр турында «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ техник директоры С. В. Ефремов хисап тотты. Шулай ук чара барышында халыкка цифрлы телевидениегә күчү турында да мәгълүмат җиткерелде. Көнкүреш газы шартлау белән бәйле соңгы фаҗигале вакыйгалар, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары турында Зәй РГЭСы башлыгы В. С. Дуболазов искә төшерде, очрашу барышында халыктан кергән барлык сораулар тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольгә алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International