Зәй районында яшәүчеләр 20 мәҗбүри федераль телеканалны цифрлы форматта карый ала

2018 елның 22 декабре, шимбә

Зәй районында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга: хәзер алар 20 мәҗбүри федераль телеканалны цифрлы форматта карый ала. РТРС-1 10 каналлы пакетына (1 канал, Россия 1+Татарстан ДТРКсе,Матч ТВ, НТВ, Бишенче канал, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Культура, шулай ук «Радио Россия + Татарстан ДТРКсе", "Маяк», Вести РМ" радиоканаллары) РТРС-2 икенче пакетының тагын 10 каналы өстәлде (Рен ТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВЗ, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ). 2018 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Татарстан халкы өчен 2019 елның 3 июненнән аналоглы телетапшыруларны этаплап өзә башлау турында игълан ителде. Халык цифрлы телеканалларның ике пакетын DVB-T2 стандартында цифрлы сигнал кабул итүче телевизион кабул итү җайланмасы аша карый алачак. "Иске" үрнәктәге телевизор булса, аңа өстәмә рәвештә сәүдә челтәрендә сатыла торган цифрлы приставка-ресивер кирәк. Зәй районында беренче һәм икенче пакет санлы телеканаллары 5 станциядән : Зәй, Ширәмәт (Түбән Кама районы), Түбән Кама шәһәрендә 43 һәм 49 телевизион каналларында, Яр Чаллы шәһәрендә 32 һәм 45 телевизион каналдан, Урсай поселогында беренче пакетны- 59 һәм икенче пакетны -58 телевизион каналыннан алып барыла. Дециметрлы антеннаны сигналны кабул итү өчен  якындагы телеретранслятор ягына борырга кирәк. Игътибар: эфирда яңа барлыкка килгән телеканалларны, шул исәптән икенче пакетны кабул итү өчен, идарә пультын телеканаллар эзләүгә куярга кирәк, шуннан соң тапшырулар карауны дәвам итәргә мөмкин. Бушлай кайнар линия: 8-800-220-20-02

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International