Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2018 елның 22 декабре, шимбә

14 нче ярминкә сезон башланганнан бирле шәһәр халкын азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итеп килә. Биредә ит, сөт һәм сөт продуктлары, казылык әйберләре, май, сыр, йомырка, бал, балык, икмәк-күмәч әйберләре, яшелчәләр һәм башка продуктлар җитәрлек күләмдә. Район башлыгы җирле крестьян-фермер хуҗалыклары тәкъдим иткән продукциянең сыйфатын шәхси контрольдә тота. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре халыкка район җитәкчелеге белән турыдан-туры очрашу өчен кулай урын да. Бирегә килгән зәйлеләр район башлыгы Р.Г. Кәримовка, халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүне булдырганы, район һәм шәһәр юлларын һәм тротуарларны төзекләндерү, күп фатирлы йортларны, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт объектларын капиталь ремонтлау программалары өчен турыдан-туры рәхмәтләрен белдерәләр. Барлыгы 14 ярминкәгә 350 тоннадан артык яшелчә, 100 тоннага якын ит,12 тонна сөт һәм 10 тонна сөт продуктлары һәм 39 млн. сумнан артык башка товарлар сатылган.Узып баручы елда йомгаклау ярминкәсе 30 декабрьгә планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International