20 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда 2018 елда Зәй муниципаль районында Мәгариф елы ябылуга багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кунакларын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсадуллина Алсу Мөниб кызын, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улын, "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Россия укучылар хәрәкәте командасы, 7 нче мәктәпнең яшь армиячеләр командасы, Александр Шамов җитәкчелегендәге джаз оркестры каршы алды. Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының муниципаль методик берләшмәләре җитәкчеләре, башлангыч сыйныфлар, математика, информатика, рус һәм татар теле, физик культура, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шулай ук кече Фәннәр академиясе директоры, Зәй политехника көллияте директоры урынбасары, педагогик коллективларның 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Бәйрәм концертында Зәй муниципаль районының иң яхшы балалар хореография коллективлары чыгыш ясады. Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм 9 нчы мәктәп җитәкчеләренә, балалар өчен яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы Мәгариф елына йомгак ясады, барлык педагогларны котлады, сәламәтлек, педагогик эшчәнлектә яңа уңышлар теләде. Районның иң яхшы педагоглары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары, Башкарма комитетның Рәхмәт хатлары, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Тәрбия өлкәсе кадрларының һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча “Педагог-оештыручы», «Өстәмә белем бирү педагогы», «Сыйныф җитәкчесе” номинацияләрендә, Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 22 педагог бүләкләнде. Бу бик матур бәйрәм булды, балалар белән бергә педагоглар да чыгыш ясады. Мәгариф елы тәмамлануга карамастан, Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә, балалар бакчаларында мәгариф системасының төп юнәлешләре өстендә эш дәвам итә.