Зәйдә пенсия яшенә җитүчеләр белән очрашулар дәвам итә

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
20 декабрь көнне Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Чыбыклы авылында “Зәй шикәре” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләре белән очрашу уздырды. Хезмәт хокуклары турында мәшгульлек үзәгенең бүлек җитәкчесе Ольга Лаптева сөйләде. Ул Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы нигезендә барлык гражданнар өчен дә эшкә кабул итү таләпләре бер булуы хакында искәртте. Пенсия яшенә җитүче гражданнарның хезмәт хокукларын яклау максатыннан, Россия Федерациясе Президенты әлеге мәсьәләгә карата таләпләрне көчәйтүче документ имзалады. Эш бирүчеләр пенсия яшенә җитеп килүчеләрне эшкә алмаган яки әлеге яшьтәге хезмәткәрләрен эштән куган очракта, аларга зур штраф яки җинаять җаваплылыгы яный. Пенсия системасындагы үзгәрешләр нигезендә киләсе биш елда “Зәй шикәре” агрофирмасының 21 хезмәткәре лаеклы ялга китәчәк. Ольга Лаптева алрның хокуклары дәүләт тарафыннан яклануы турында аерым ассызыклады. Әйтик, оешма ябылган яки хезмәткәрләр саны кыскартылган очракта, гражданнар мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Ул шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан эшсезлек буенча түләүләр вакыты һәм күләме үзгәрүе хакында искәртте. Пенсия яшенә җитүче эшсезләр аерым категориягә чыгарыла. Аларның 11280 сумга кадәр түләү алу мөмкинлеге бар. Хокуклары бозылган очракта, пенсия яшенә җитүчеләр Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International