Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Күчмә кадрлар бүлеге“ чарасын тормышка ашыруны дәвам итә

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген “Күчмә кадрлар бүлеге” чарасы кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге базасында “Садко” ҖЧШ, «Орман Логистика» ҖЧШ, «Таттехмедфарм ЦРА №146” ДУП, Галиев Р. Р. шәхси предприятиесе, “Андыз” ҖЧШ вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу барышында хезмәт закончылыклары аңлатылды. Үзәк директоры Екатерина Андреева мәшгульлек үзәге тарафыннан  күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, мәшгульлек хезмәтенә бирелергә тиешле мәгълүматны тапшыру тәртибен, хезмәт базарындагы хәлнең торышын, “Работа в России” порталы мөмкинлекләрен бәян итте. Шулай ук эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары, пенсия яше алдындагы һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International