«Кояшкай» балалар бакчасы коллективы концерт программасын тәкъдим итте

2018 елның 11 декабре, сишәмбе
7 декабрь көнне "Энергетик» мәдәният йорты сәхнәсендә" Кояшкай» балалар бакчасы коллективы «Театр дөньясында» шәһәр фестивале кысаларында, «Карнавал төне» кинофильмы мотивлары буенча концерт программасын тәкъдим итте. Анда тамашачылар балачактан яраткан әкият геройларын һәм төрле музыка коралларын, татар телендә «Каената» дип аталган театр тамашасын, "Әйдә өйләнешәбез» тапшыруының пародиясен, киләчәк «Геометрия симфониясе» модасын, балалар бакчасы һөнәрләре биюен, М. Зощенко әсәрләре буенча театраль тамаша карадылар. Концерт программасы хор башкаруында “Йортыгызга иминлек” җыры белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International