Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның бүлекчәләр һәм агрофирмалары җитәкчеләре белән чираттагы традицион атналык тикшерү уздырды. 11 объект кертелгән маршрут «Нива " ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Бүгенге көндә сөт савып алу буенча иң зур күрсәткеч шушы хуҗалыкта, ул бер сыердан тәүлегенә 19,6 кг. тәшкил итә. Район буенча уртача күрсәткеч 14,3 кг., тәүлегенә 77, 1 тонна сөт җитештерелә. Икенче урында "Зәй» агрофирмасы" Ялкын» бүлекчәсенең Бура - Киртә авылы сөт- товарчылык фермасы тора. "Зәй» агрофирмасы" Ялкын» бүлекчәсенең Әхмәт сөт комплексында уртача тәүлеклек савым 16,7 кг. Бүген терлекчелек һәм сөт - товар комплексларында район башлыгы Разиф Кәримов терлекләрне кышлату барышын, терлекчеләрнең эш шартларын карады, савым көтүен карап тоту һәм ашату технологиясенең үтәлеше белән кызыксынды, яшь терлекләрнең сакланышы, артым алу күрсәткечләре белән танышты.