Музейда "Яңа ел уенчыклары могҗизасы" мастер - классы

2018 елның 11 декабре, сишәмбе
Яңа ел алды көннәре-иҗат өчен кулай вакыт. Төрле материаллардан үз кулларың белән ясалган уенчыклар кабатланмас һәм үзенчәлекле күренә. 11 декабрь көнне туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 нче, 4 нче "б» сыйныф укучылары өчен « Яңа ел уенчыклары могҗизасы »дигән мастер-класс үткәрделәр. Укучылар кар бөртекләре, кәнфит, кыңгырау ясадылар һәм башка бик күп эшләр башкардылар. Чарадан соң балалар музей ишегалдындагы чыршыны бизәп тә куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International