11 декабрьдә Зәй шәһәре прокуроры Кәримов Р. Р. “Зәй үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре алдында, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган лекция белән чыгыш ясады. Шәһәр прокуроры үзенең чыгышында тыңлаучыларга Россия Федерациясе Җинаять кодексында каралган, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык, коррупциягә каршы тору өлкәсендә прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча, Зәй шәһәр прокуратурасының эше турында мәгълүмат җиткерде, шулай ук медицина оешмаларының вазыйфаи затлары тарафыннан кылынган коррупцион җинаятьләр турында суд практикасыннан мисаллар китерде.