Кичә алар Җиңү бульварына Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга (барлыгы 82 кеше) куелган мемориаль таш янына җыелды. Аларны башкарма комитет җитәкчесе Альберт Газизҗа-нов, хәрби комиссар урынбасары Александр Гурьянов, район чернобыльчеләр берлеге җитәкчесе Владимир Санин сәламләп, җылы сүзләр, изге теләкләр юллады. Митингта катнашучылар үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды, ташка чәчәк бәйләмнәре куйды.
Аннан соң чернобыльчеләр Тукай урамында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлегендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты, анда күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат алды.