- Район басуларында күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тамырдан тукландыру тәмамланды. Көзге культураларны тукландыру соңгы гектарларда бара. Дым каплату (ул барлыгы 60 мең гектарга якын мәйдан били) 46 мең гектарда башкарылды. Дым каплату белән бергә, басу-кыр-ларда арпа һәм шикәр чөгендере чәчү дә бара. Бүгенгә хуҗалыкларда 11400 гектарда - арпа, 1300 гектарда (барлыгы 8800 гектар) чөгендер чәчелде. Яңгырлар да явып узды, ул аеруча ашлама кертелгән басулар өчен яхшы булды. Бүген-иртәгә арпа басуларын бөҗәкләргә каршы эшкәртә башлаячакбыз. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Механизаторлар ике сменада эшли. Кыр эшләрен кыска срокларда тәмамларга ниятлибез.