Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге III региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды

2018 елның 23 ноябре, җомга
Бүген Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге III региональ фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды. Конференциягә мәртәбәле кунаклар: Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Халыкара ел кешесе, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Зәй муниципаль районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Кузнецов Сергей Александрович, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль кызы Талипова, җирле язучы Әгъзамова Фәния Хәйдәр кызы, милли мәсьәләләр буенча мәгариф бүлеге методисты Гайсина Ләйсән Заһир кызы килде. Конференцияне тантаналы рәвештә мәктәп директоры Биканов Игорь Александрович ачып җибәрде. Игелекле эшнең дәвамлы булуын, катнашучы укытучы һәм укучыларга зур уңышлар теләде. Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы татар рухи тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле турында сөйләде. Гамир Госман улы Таҗетдинов та үзенең күңелендә йөрткән хатирәләре белән уртаклашты, Таҗетдин Ялчыголның тормышын, иҗатын өйрәнүче, эзләнүчеләр булуына чиксез рәхмәтләрен белдерде. Пленар утырыштан соң кунаклар, укытучылар һәм укучылар секция эшләренә таралды. Дүрт секциядә укучылар үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен сөйләде. Секцияләр түбәндәге исемнәр астында эшләде: «Без тарихта эзлебез...», «Ил язмышы – ир язмышы», «Табигать – илһам чыганагы», «Агач – җимеше белән, кеше – эше белән», бишенче секциядә укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану» дигән тема буенча эш барды. Эшнең нәтиҗәсе җиңүче укучыларга дипломнар тапшыру булды. 1 дәрәҗә дипломга түбәндәге укучылар лаек булды: Галиуллина Илгизә ( Югары Налим мәктәбе), Хәйбуллина Алия (3нче мәктәп), Мөхәммәтгалиева Гүзәл (Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе), Исаков Тимур (7нче мәктәп). Призер дипломына ия булучы укучылар: Асаева Азалия, Шаяхмәтова Алия (2нче мәктәп), Мартемьянова Елена (Сарсаз Баграж мәктәбе), Терденева Динара, Бикенеева Гүзәл (Нурлат шәһәре), Мөхәммәтов Дамир (Нурлат мәктәбе), Шәйдуллина Айгөл, Яһудина Динә ( Җәлил бистәсе 2нче мәктәбе), Рәхмәтов Алмаз, Миңнулина Энҗе (7 нче мәктәп), Насыйров Фидан (1нче мәктәп), Минеева Валерия (1нче мәктәп), Шәрәфуллина Рубина (7 нче мәктәп), Петров Владимир, Галкин Максим (7нче мәктәп), Мөбарәкова Эмира (Түбән Кама шәһәре, 36нчы мәктәп). Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International